Яңалыклар

ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре–2022: Красноярск өлкәсе
24.08.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты О.Р. Хисамов җитәкчелегендәге фәнни экспедиция бу көннәрдә татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе булган Красноярск өлкәсенең Пировск районында эшли башлады.
Казакъстан Республикасының Кулъязмалар һәм сирәк китаплар милли үзәге хезмәткәрләре белән очрашу
22.08.2022
        19 августта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Татарстанга, Казакъстанның тарихы буенча документлар һәм кулъязмаларны ачыклау максатыннан,  эш визиты белән килгән Казакъстан Республикасы Кулъязмалар һәм сирәк китаплар милли үзәге вәкилләре белән  очрашу узды. 
Педагогик хезмәткәрләр форумы
18.08.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 16 августта Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре һәм идарә кадрларының «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына багышланган республика форумы эшендә катнашты.
Тукучылык буенча төбәкара фестиваль
17.08.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова җитәкчелегендәге яшь тукучылар, Татарстан уку йортлары укытучыларыннан торган бер төркем Удмуртиянең Республикасы Халык иҗаты йорты оештырган «Кросна» дип аталган заманча тукучылык фестивалендә...
«Фәнни Татарстан» журналының икенче саны
10.08.2022
      Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан республикада бик күп чаралар уза. «Фәнни Татарстан» журналының күптән түгел дөнья күргән икенче санында да татар халкы тарихындагы бу зур вакыйгага махсус бүлек багышланган.
"Тукай Троицкида” Бөтенроссия арт-пленэры
27.07.2022
      2-12 июль көннәрендә Троицк туган якны өйрәнү музее базасында (директоры Е.Г. Подгайко) “Тукай Троицкида” дип аталган Бөтенроссия арт-пленэры узды (проектның кураторы – сәнгать белеме үзәге мөдире Р.Р. Солтанова). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Троицк...
Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасы укырга теләүчеләрне көтә
18.07.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты республикабызда һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә күппрофильле координацияләү үзәге булып тора.
ТР ФА Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Пенза өлкәсенә комплекслы экспедициясе
13.07.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе 2022 елның 27 июненнән 8 июленә кадәр Пенза өлкәсенең Каменка, Белинский, Пачелма, Вадинский, Спасск районнарында эшләде.
ТӘҺСИ галимнәре Истанбулда узган Халыкара конференциядә катнаштылар.
12.07.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров һәм шул ук үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов июньнең соңгы көннәрендә Истанбулда (Төркия) узган «Günümüz Islam dünyasinda meseleler ve çözüm yolları» («Хәзерге ислам дөньясында проблемалар һәм аларны...
«Бердниковлар династиясе» альбомын тәкъдим итү чарасы
11.07.2022
      Күптән түгел В.Г. Тимирясов исем. Казан инновация университетының “Дизайн” факультетында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән «Рәссам Бердниковлар династиясе» альбомын тәкъдим итү чарасы узды (Живопись, графика, скульптура, декоративно-прикладное искусство: Альбом / Авт.-сост....
Олег Хисамов Халыкара конференциядә доклад белән чыгыш ясады
07.07.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов «Всемирная сокровищница родных языков: оберегать и лелеять. Контекст, политика и практика сохранения языков коренных народов» темасына үткәрелгән Халыкара фәнни-гамәли...
Эпиграфика, ТӘҺСИнең әлеге  юнәлештәге яңа китаплары һ.б. турында
06.07.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров һәм «Мирасханә»нең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов «Миллиард татар» сайты журналисты белән әңгәмәдә: «...гуманитар фәнне бездә абстракт фикерләү буларак кабул итәргә...

Pages: Prev. 1 ... 23 24 25 26 27 ... 51 Next