Яңалыклар

Туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен методик семинарлар
13.10.2023
       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Саба һәм Питрәч муниципаль районнарының туган тел һәм әдәбият укытучылары өчен «5-9 сыйныфларда «Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны укыту юллары»...
«Татар-информ» агентлыгында мәгълүмат конференциясе
11.10.2023
     «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы чираттагы матбугат конференциясендә дә 17-19 октябрьдә Казанда узачак «Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте» Халыкара фәнни конференциясе турында фикер алышу көтелә.
Китапханәнең яшь буынны тәрбияләүдәге роле
11.10.2023
         6 октябрьдә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова Роберт Миңнуллин исем. Республика балалар китапханәсе оештырган «Китапханәнең яшь буынны тәрбияләүдәге роле» төбәкара семинарында катнашты.
Казан театрлары тормышы
10.10.2023
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченконың 5 октябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләп килгән «Башка сәнгать төрләре контекстында әдәбият» түгәрәге әгъзалары каршында ясаган чыгышы Казандагы бүгенге көн театр вәзгыятенә...
Добруҗа татарлары әкиятләре дөнья күрде
09.10.2023
       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Илһамия Сабитова тәрҗемәсендә Румыниянең Добруҗа татарлары әкиятләре җыентыгы басылып чыкты (Аю колак батыр. Добруҗа татарлары әкиятләре. – Казань: Татарстан китап нәшрияты, 2023. – 182 б.).
Роберт Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган фәнни-методик семинар
06.10.2023
      2023 елның 4 октябрендә Уфа шәһәрендә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты оештырган «Педагогик традицияләрнең дәвамлылыгы һәм туган тел һәм әдәбиятны укытуда алдынгы тәҗрибә» дип исемләнгән II Төбәкара фәнни-методик семинар узды. Ул Россия Федерациясендә билгеләнгән Укытучы һәм остаз елы һәм татар әдәбияты...
ТӘҺСИ хезмәткәрләре «Тел. Шәхес. Мәдәният» дип аталган конференциядә катнашты
06.10.2023
       2023 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре онлайн-форматта «Тел. Шәхес. Мәдәният» («Язык. Личность. Культура») дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты. Чара И.Я. Яковлев исем. Чуваш дәүләт педагогия университеты (Чебоксар...
«Тукай – Санкт-Петербургта» арт-пленэры күргәзмәсенә чакырабыз
04.10.2023
      2023 елның 29 сентябрендә Г. Тукай әдәби музеенда «Тукай – Санкт-Петербургта» Бөтенроссия арт-пленэры вакытында иҗат ителгән әсәрләр күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара июнь аенда ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге тарафыннан оештырылган иде.
Туйкин көннәре – Казанда
03.10.2023
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре «Туйкин көннәре» атналыгы чараларында катнаша.
«Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында  Роберт  Миңнуллин иҗаты» темасына республика семинары
02.10.2023
      2023 елның 27 сентябрендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе белән берлектә «Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗаты» дип исемләнгән семинар уздырды.
ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2023:  Ютазы районы торак пунктлары
28.09.2023
     ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе 2023 елның 18 сентябреннән 27 сентябренә кадәр Ютазы районында эшләде.
ТӘһСИдә – Г. Ибраһимов якташлары
25.09.2023
    2023 елның 23 сентябрендә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты классик язучы, галим, телче, тарихчы, тәнкыйтьче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның туган ягы – Башкортстанның Авыргазы районы Толбазы авылыннан Габитов Рәшит Гали улы җитәкчелегендәге төркемне кабул итте.

Pages: Prev. 1 ... 10 11 12 13 14 ... 52 Next