Яңалыклар

14.09.2022
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы балалар сәнгать мәктәпләрен кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

05.09.2022
6 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда «Тукай Троицкида» дип аталган күргәзмә ачыла. Анда июль аенда Троицк туган якны өйрәнү музее базасында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Троицк шәһәре хакимияте, «Россия рәссамнар берлеге» Бөтенроссия ...

24.08.2022
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты О.Р. Хисамов җитәкчелегендәге фәнни экспедиция бу көннәрдә татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе булган Красноярск өлкәсенең Пировск районында эшли башлады.

22.08.2022
19 августта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Татарстанга, Казакъстанның тарихы буенча документлар һәм кулъязмаларны ачыклау максатыннан, эш визиты белән килгән Казакъстан Республикасы Кулъязмалар һәм сирәк китаплар милли үзәге вәкилләре белән очрашу узды.

18.08.2022
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 16 августта Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре һәм идарә кадрларының «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына багышланган республика форумы эшендә катнашты.

17.08.2022
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова җитәкчелегендәге яшь тукучылар, Татарстан уку йортлары укытучыларыннан торган бер төркем Удмуртиянең Республикасы Халык иҗаты йорты оештырган «Кросна» дип аталган заманча тукучылык фестивалендә...