Яңалыклар

ТӘҺСИ галимнәре татар теле укытучылары алдында чыгыш ясады
17.04.2024
      Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре 2024 елның 16 апрелендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән «Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә нәтиҗәле педагогик технологияләр» темасына республика семинарында катнаштылар.
«Тукай укулары – 2024»  дәвам итә
17.04.2024
      ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 15-16 апрель көннәрендә «Тукай укулары – 2024» кысаларында Габдулла Тукай әдәби музеенда узган «Тарих һәм мәдәният контекстында әдәби музейлар» Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) фәнни конференциясе эшендә актив катнашты.
Илшат Насиповка ТР Фәннәр академиясенең Көмеш медале тапшырылды
17.04.2024
      ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин филология фәннәре докторы, профессор, Россия тюркология комитеты әгъзасы Илшат Сәхиятулла улы Насиповның 60 яшьлек юбилеена багышланган чараларда катнашты.
«Мәхтүмколый Фирагый – төрки дөнъяның  бөек мәгърифәтчесе һәм фикер иясе»
16.04.2024
     Бүген Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә танылган төрекмән шагыйре Мәхтүмколый Фирагыйның тууына 300 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Чараны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Төркмәнстанның Россия Федерациясендәге Генераль консуллыгы (Казан ш.) оештырды.
Исламның иҗтимагый процессларны тотрыкландырудагы  роленә багышланган конференция
15.04.2024
      Филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов һәм тарих фәннәре докторы, институтның өлкән фәнни хезмәткәре Гамирҗан Дәүләтшин 13 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә узган «Исламның иҗтимагый процессларны тотрыкландырудагы роле» («Роль ислама в стабилизации социальных процессов») VIII Халыкара фәнни-гамәли...
«Фәнни Татарстан» журналының  2024 елгы беренче саны дөнья күрде
12.04.2024
     «Фәнни Татарстан» журналының күптән түгел басмадан чыккан 2024 елгы беренче саны укучыларны галимнәрнең тел, әдәбият, сәнгать белеме, халык иҗаты буенча яңа тикшеренүләре белән таныштыра.
«Татарлар» тапшыруында – Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогы турында
09.04.2024
      ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында чыгып килгән «Татарлар» тапшыруының чираттагы чыгарылышында катнашты.
«Зәнкиев укулары»нда  «Төмән өлкәсе татарлары» китабы тәкъдим ителде
09.04.2024
     ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре 5-6 апрель көннәрендә Тобольск шәһәрендә узган «Зәнкиев укулары» VIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә актив катнашты.
Институт галимнәре «Зәнкиев укулары»нда катнаша
05.04.2024
      ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре шушы көннәрдә Тобольск шәһәрендә узучы «Зәнкиев укулары» VIII Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнаша.
 Якутия галимнәре белән очрашу
04.04.2024
     3 апрель көнне ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты РФА Себер бүлеге Гуманитар тикшеренүләр һәм Төньякның аз санлы халыклары проблемалары институтының Интеллектуаль тарих һәм мәдәният үзәге галимнәре – тарих фәннәре докторы, үзәк җитәкчесе Романова Екатерина Назаровна һәм тарих фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни...
ТР Дәүләт Советында  Фәннәр академиясенең проектлары тәкъдим ителде
29.03.2024
      Бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илле икенче утырышында ТР Фәннәр академиясенең хисабы тыңланды. Әлеге чара кысаларында парламент фойесында Фәннәр академиясенең Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган күргәзмәсе ачылды.
Әмирхан Еникинең 115 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл
27.03.2024
      Бүген ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган түгәрәк өстәл утырышында Татарстанның халык язучысы Әмирхан Ениики иҗаты тарихи-иҗтимагый һәм мәдәни мохит контекстында, әдипнең татар әдәбиятын үстерүдәге роле, аның мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру буенча алда торган бурычлар турында фикер алышынды. Чара республиканың...

Pages: Prev. 1 ... 9 10 11 12 13 ... 61 Next