Яңалыклар

 «Сүзнең ертыгын ямыйм дип»
28.08.2023
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәровның яңа китабы дөнья күрде (Сәфәров Р.Т. Сүзнең ертыгын ямыйм дип: мәкаләләр / Ринат Сәфәров [кереш сүз авт. Г. Закирова]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2023. – 94 б.).
Әдәби сабантуй
28.08.2023
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов «Татарстан-Яңа гасыр» каналындагы «Таяну ноктасы» тапшыруының чираттагы чыгарылышында катнашты.
ТӘҺСИнең комплекслы фәнни экспедицияләре – 2023: Кемерово өлкәсе
25.08.2023
      Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы фәнни экспедициясе хәзерге вакытта Кемерово өлкәсендә эшли. Тикшеренүләр төбәкнең Юрга, Яшкино, Ижморский һәм Тисуль районнарында алып барыла.
«Россия – минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә»
24.08.2023
       Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре бүген «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгенең тарихи паркында «Россия – минем тарихым. Татарлар Ватанга хезмәттә» күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты.
Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте тарихына багышланган  Халыкара фәнни конференциядә  катнашырга чакырабыз
24.08.2023
       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Россия Фәннәр академиясе Санкт-Петербург Тарих институты, РФА Рус әдәбияты институты (Пушкин йорты), Россия Фәннәр академиясе китапханәсе, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2023 елның 17-19 октябрендә Казан шәһәрендә узачак Европа цивилизациясе һәм Россия халыкларының язма мәдәнияте тарихына багышланган...
Кайгы уртаклашу
19.08.2023

ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты, институтының 1986-2000 еллардагы директоры...

«Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе»  мактаулы исеме бирелү белән котлыйбыз!
16.08.2023
       Татар халкының телен һәм мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш кертүе өчен Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеменә лаек булды.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе
16.08.2023
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан 16 августта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе пленар утырышының панель күргәзмәсе кысаларында тәкъдим ителгән презентациядә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге дә чагылыш тапты.
Мәгариф хезмәткәрләрен ТӘҺСИдә әзерләнгән дәреслекләр белән таныштырдылар
12.08.2023
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре 10 август көнне Россия Федерациясе төбәкләрендә милли мәгариф өчен җаваплы кураторлар, милли мәктәп җитәкчеләре, татар теле укытучылары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган семинар-киңәшмәдә катнашты.
Яңартылган ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында туган телләрне укыту турында
11.08.2023
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 10 августта Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган телләрне укытуның методик аспектлары» темасына милли мәгариф...
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов белән очрашу
02.08.2023
      1 август көнне Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Нургали улы Миңнеханов белән оештырылган очрашу вакытында коллективның төп эшчәнлек юнәлешләре һәм үсеш перспективалары турында фикер алышынды.
ТӘҺСИнең яңа басмалары: «Шаляпин в Казани» каталогы
01.08.2023
      Әлеге китап Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның 2023 елда Ф.И. Шаляпинның тууына 150 ел тулуны бәйрәм итү турындагы Указы (2022 елның 26 июле) белән расланган төп чаралар планы нигезендә басмага әзерләнде (Шаляпин в Казани. Живопись,...

Pages: Prev. 1 ... 12 13 14 15 16 ... 52 Next