Яңалыклар

26.01.2024
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченко 23-25 гыйнварда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика» XXI бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә доклад белән чыгыш ясады.

31.12.2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты танылган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Ханзафаров Назыйм Габдрахман улының вафат булуын хәбәр итә һәм мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

29.12.2023
27 декабрь көнне А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда Ф.И. Шаляпинның тууына 150 ел тулуга багышланган «Шаляпин Казанда. Рәсем сәнгате. Графика» исемле күргәзмә ачылды. Ул Россия рәссамнар берлеге, Татарстан Республикасында Россия рәссамнар иҗат берлегенең төбәк бүлекчәләре белән берлектә ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм...

27.12.2023
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән халык костюмына багышланган «Татар костюмы. Россия этнография музее» дип аталган альбом-каталог дөнья күрде. Татар, рус һәм инглиз телләрендәге әлеге басма – ТР Фәннәр академиясе Г .Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать...

25.12.2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Лилия Хатип кызы Мөхәммәтҗановага күпьеллык нәтиҗәле фәнни эшчәнлеге, татар телен үстерү һәм саклауга әһәмиятле өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Татарстанның...

22.12.2023
21 декабрьдә милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова һәм әдәбият белеме бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Венера Макарова Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты оештырган «Мәгариф һәм мәдәниятләр диалогы: традицияләр һәм заманчалык» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе...

18.12.2023
2023 елның 11-14 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – әдәбият белеме бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Д.Ф. Заһидуллина һәм чагыштырма татар белеме лабораториясе мөдире, филология фәннәре кандидаты М.И. Ибраһимов Кыргызстан Республикасы...

18.12.2023
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исем. Дәүләт премиясе лауреаты Җамалетдинов Ленар Шәйхи улының вафат булуын хәбәр итә һәм мәрхүмнең хатыны, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша....

18.12.2023
2023 елның 15 декабрендә Казан халыкара лингвистик саммит кысаларында КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты базасында узган «Евразия гуманитар фәннәре контекстында татар тел белеме» IV Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре актив...