Яңалыклар

31.03.2022
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе диссертация советының (022.006.02) 2022 елның 30 мартында узган чираттагы утырышында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми сәркатибы Ләйлә Хәсән кызы Дәүләтшинаның филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясе якланды.

30.03.2022
Россиядә Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чаралар кысаларында, 24 мартта Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы (1982), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), философия фәннәре кандидаты Мәсгудә Ислам кызы Шәмсетдинова белән...

22.03.2022
25 томлы «Татар халык иҗаты» тупланмасының татар фольклористикасы тарихында беренче мәртәбә әзерләнгән «Мифология» дип аталган беренче томы (Татар халык иҗаты: 25 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2021. – 1 т. : Мифология / [төз., иск. һәм аңл. әзерл., кереш сүз авт. Л. Х. Дәүләтшина]. – Казан : Татар. кит. нәшр., 2021. – 511...

17.03.2022
Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлегендә әзерләнгән, 2018-2021 елларда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән 15 томлы академик басмасының яңалыгы һәм классикның элегрәк чыккан әсәрләр җыентыкларыннан аермасы...

15.03.2022
14 мартта Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге җитәкчесе Галимҗанова Эльмера Мәхмүт кызы, фәнни хезмәткәре Фәйзуллина Фәния Галимулла кызы Казан шәһәренең Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә татар әдәбияты классигы, галим, күренекле дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга...

14.03.2022
12 мартта Башкортстан Республикасы Авыргазы районы Солтанморат авылында татар әдәбияты классигы, галим, күренекле дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган «Халкыбызның бөек шәхесе» исемле тантаналы чара узды. Әлеге чарада Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге...

14.03.2022
11 март көнне М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогия университетында (Уфа) татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган чара узды. Әлеге чарада Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм текстология бүлеге фәнни...

14.03.2022
ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә эшләнгән дәреслекләр корпусы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик әсбаплар белән тулыланды.
Шәкүрова М.М. Авыз күрке – тел. Методик әсбап: Мәктәпкәчә белем бирүоешмалары өчен...