Яңалыклар

ТӘҺСИнең  укыту-методик комплектлары – мәктәпләрдә куллануга рөхсәт ителгән дәреслекләрнең федераль исемлегендә
09.11.2022
      «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре тарафыннан 1-9 сыйныфлар өчен эшләнгән «Туган тел (татар теле)» фәне буенча...
«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы өченче саны
02.11.2022
     «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында нәшер ителә торган «Фәнни Татарстан» журналының 2022 елдагы чираттагы, өченче саны, дөнья күрде. Ул тел белеме материаллары белән ачыла. Моннан тыш, укучылар, гадәттәгечә, ...
Оренбургта  Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать  институты китаплары тәкъдим ителде
02.11.2022
     27 октябрьдә Оренбургның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте оешуга бәйле рәвештә үткәрелгән конференция кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кайбер фәнни хезмәтләре тәкъдим ителде. Чара «Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан ...
«Акмулла укулары» төбәкара конференциясе
27.10.2022
     26 октябрьдә Чиләбе өлкәсенең Мияс шәһәрендә күренекле мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың иҗади мирасына багышланган Икенче төбәкара конференция узды. «Акмулла укулары» дип аталган әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә катнашты.
«Әдәбият фәне маягы»
27.10.2022
      Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Әдәбият фәне маягы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырылды.
Идел буе этномәдәниятына багышланган конференция
27.10.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбяит һәм сәнгать институты Сәнгать үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Р.Р. Солтанова «Идел буе этномәдәнияты: үткән, бүгенге, киләчәкнең мәдәни константалары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, Таң Ениикеев иҗаты мисалында татар этнографик төркемнәренең традицион мәдәниятен татар...
Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов  вафат
20.10.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2001-2006 еллардагы директоры, филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов вафат. Бу уңайдан галимнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының  2022 елгы экспедиция сезоны төгәлләнде
14.10.2022
      3 - 8 октябрьдә ТР ФА Г Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре Балтач районында фәнни экспедициядә булды. 2022 елдагы соңгы экспедициясенең максаты халык һөнәрчелеге һәм кәсепләре, декоратив-гамәли сәнгать торышы, йорт бизәүнең милли һәм урындагы үзенчәлекләрен өйрәнү иде.
022.006.02 диссертация советы үзенең эшен уңышлы тәмамлады
14.10.2022
      «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» дәүләт учреждениесе базасында фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә, фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияләрне яклау буенча оештырылган 022.006.02 диссертация советы үзенең эшен уңышлы тәмамлады.
Филология фәннәре докторы дипломын тапшыру
14.10.2022
      2022 елның 13 октябрендә узган диссертация советы утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми секретаре Дәүләтшина Ләйлә Хәсән кызына филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү турындагы диплом тапшырылды.
 Докторлык диссертациясен   яклавы   белән  котлыйбыз
10.10.2022
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мирхаев Рифат Фирдинат улын филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз!
ТӘҺСИнең эпиграфик экспедициясе - Троицкида
03.10.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге хезмәткәрләре составындагы эпиграфик экспедиция сентябрь ахырында Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә эшләде.

Pages: Prev. 1 ... 20 21 22 23 24 ... 50 Next