Яңалыклар

Россия фәне көнендә ТӘҺСИнең соңгы елларда дөнъя күргән басмалары тәкъдим ителде
08.02.2023
      Россия фәне көненә багышланган тантаналы утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкының уникаль мәдәни мирасын саклау эшенә Татарстан Фәннәр академиясенең зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Бу югары бәя, һичшиксез, Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына да карый. ТӘҺСИнең эшчәнлеге белән соңгы елларда чыккан басмаларны...
ТӘҺСИ хезмәткәрләре «Интеллект. Мәдәният. Карьера»  конференциясе эшендә катнашты
07.02.2023
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева 4 февральдә мәктәп укучыларының «Интеллект. Мәдәният. Карьера» конференциясендә татар теле...
ТӘҺСИ хезмәткәрләре «Таяну ноктасы» телевизион программасында катнашты
01.02.2023
     «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында чыгып килүче «Таяну ноктасы» программасында халык санын алу нәтиҗәләренә багышланган тапшырулар циклы старт алды. Аның беренче чыгарылышында филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров...
Театрга багышланган гомер
19.01.2023
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Татарстан сәнгать белгечләре» сериясендә дөнья күргән өченче китап XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башы әйдәп баручы театр белгечләренең берсе Дания Әхәт кызы Гыймранова эшчәнлегенә багышланган (Салихова А.Р. Дания Ахатовна Гимранова (1937–2014): С театром по жизни...
Таныш булыгыз: яңа китап
17.01.2023
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаровның «Татар драматургиясе: күзәтүләр, иҗат портретлары» дип аталган фәнни һәм тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы дөнья күрде (Ханзафаров Н.Г. Татар драматургиясе: күзәтүләр, иҗат портретлары: фәнни һәм тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: ТӘһСИ,...
«Дастаннар елы» башланды
11.01.2023
      Кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Дастаннар елы башлануга багышланган матбугат конференциясе узды, анда Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов катнашты.
Милли-мәдәни мирасыбыз турында
10.01.2023
      ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова 9 гыйнварда «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалында чыгып килүче «Таяну ноктасы» тапшыруының быелгы беренче чыгарылышында катнашты.
«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы 4 нче саны дөнья күрде
09.01.2023
      «Фәнни Татарстан» журналының 2022 елгы 4 нче саны дөнья күрде. Анда, гадәттәгечә, Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре, шулай ук республика, башка төбәк учреждениеләре галимнәренең төрки тел белеме, әдәбияты, сәнгатенең актуаль проблемалары буенча фәнни мәкаләләр урын алды.
Яңа ел белән!
30.12.2022
     Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлый!
ТӘҺСИнең яңа басмасы: «Татар фольклоры» библиографик күрсәткече
27.12.2022
      ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән «Татар фольклоры» библиографик күрсәткече 1612 – 2022 елларда дөнъя күргән фәнни тикшеренүләр, фольклор материаллары җыентыклары һәм башка шундый хезмәтләр исемлеген үз эченә ала.
ТӘҺСИдә  традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар
19.12.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында 2022 елның 16 декабрендә «Хәзерге дөньяда традицион мәдәниятне саклау һәм үстерү тәҗрибәсе» дип аталган I Халыкара конференция узды. Чара Сәнгать белеме үзәге тарафыннан халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм...
Тәрҗемә мәсьәләләре  буенча семинар
16.12.2022
     15 декабрьдә ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре республика муниципаль берәмлекләренең норматив-хокукый документлар һәм рәсми визуаль мәгълүматны тәрҗемә итү белән шөгыльләнүче хезмәткәрләре өчен онлайн-семинар уздырды.

Pages: Prev. 1 ... 19 20 21 22 23 ... 52 Next