Яңалыклар

Соотечественники-тат
03.07.2020
    Атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Зөфәр Зәйни улы Рәмиев 50 елдан артык гомерен татар әдәбиятын өйрәнүгә багышлаган. Кулъязма һәм язма әсәрләрне өйрәнеп, хезмәттәшләре белән бергә, ул бай мирасыбызны халыкка кайтару өстендә эшли - бу, һичшиксез, галимнең шәхесенә карата соклану һәм хөрмәт уята.
Фильм-тат
01.07.2020
   Тиздән, агымдагы елның август аенда, әдәби җәмәгатьчелек татар һәм башкорт әдәбияты классигы, шагыйрь, фольклорчы, драматург Мәҗит Гафуриның 140 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге датага багышланган чаралар кысаларында ТНВ каналының «Ватандашлар» программасы журналистлары Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре...
Республикада мемориаль такталар нинди булырга тиеш? 
     Казан биналарындагы истәлек такталарын бердәм стильдә ясап буламы? Күптән түгел «Реальное время» колумнисты Равил Әхтәмов интернет-басма битләрендә әнә шундый сорау күтәргән иде.  
     Бу уңайдан сәнгать фәннәре докторы, Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының...
книги отдела лексикография
25.06.2020
    Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының күпкырлы эшчәнлек юнәлешләреннән берсе лексикография, ягъни сүзлекләр төзү белән бәйле. Гомумән, татар теленең басма сүзлекләрен төзүнең 200 елдан артык тарихы бар.
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасы укырга теләүчеләрне көтә 
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты республикабызда һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә күппрофильле координацияләү үзәге булып тора.
Книги отдела литературоведения
23.06.2020
    Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, татар әдәбияты тарихы һәм теориясе юнәлешендәге гомуми проблемалар кысасында, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр өстендә актив эш алып барыла. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе буларак, галимнәрнең берничә монографиясе дөнья күрде.
    Язма истәлекләрне, язучыларның шәхси архивларын, гомумән, татар халкының милли-мәдәни мирасын туплау һәм өйрәнү буенча Татарстан АССРның Мәгариф Халык комиссариаты каршындагы Академүзәк тарафыннан башланган максатчан эш бүген дә дә актив рәвештә дәвам иттерелә.
УМК на тат
17.06.2020
Башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа буын дәреслекләре
   «2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар ...
ФТ№12020 - обзор- тат
11.06.2020
    «Фәнни Татарстан» журналының чираттагы – 2020 елның беренче саны дөнья күрде.
     Журналның даими укучысы беренче чиратта басманың яңа бизәлешенә игътибар итми калмас – аны «Туган тел (татар теле)» яңа буын дәреслекләренең рәссамы Андрей Шляпкин башкарды.
    Беренче санның эчтәлеге бик тә...
Новый японский вестник-тат
10.06.2020
Татар мөһаҗирләре тарихы буенча мөһим чыганак ачык кулланылышка урнаштырылды.
    Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2020 елның 2–3 февралендә АКШка визиты вакытында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре республикага 1933–1934 елларда чыккан «Яңа япон мөхбире» («Новый Японский вестник») журналының 14 санын тапшырган...
Лекции
09.06.2020
    Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәрен дә чакырып, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы оештыручылар һәм режиссерлар өчен татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга багышланган онлайн-курслар башлап җибәрде. Чараның программасында лекцияләр, фикер уртаклашулар да каралган.


Весенние юбиляры-тат
08.06.2020
    Үзизоляция режимы тәмамлангач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында апрель-май айларында гомер бәйрәмнәрен билгеләп үткән галимнәр – Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Азат Марс улы Ахуновны, текстология бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология...

Pages: Prev. 1 ... 50 51 52 53 54 ... 60 Next