Яңалыклар
24.12.2025
2025 елның 18-19 декабрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «Социаль-мәдәни эшчәнлек: тикшеренү һәм практик перспективалар векторлары» XI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре катнашты.
22.12.2025
«ФТ» журналының шушы көннәрдә дөнья күргән яңа саны укучыларны тел һәм әдәбият белеме, сәнгать һәм халык иҗаты буенча яңа тикшеренүләр белән таныштыра. Чыгарылышта шулай ук «Тарих сәхифәләре», «Милли мәгариф», «Шәхесләребез», «Фәнни ядкәрләр» дигән рубрика материаллары һәм Ф.Ф. Гаффарова тарафыннан төзелгән «Русча-татарча сүзлеккә» рецензия...
17.12.2025
2025 елның 16 декабрендә "Ногай" конференц-залында рәссам-монументалист, сынчы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Галәм гыйбадәтханәсенә нигез салучы Ханов Илдар Мәнсәви улының (1940-2013) юбилеена багышланган хәтер кичәсе оештырылды.
26.11.2025
2025 елның 21 ноябрендә институтның лексикография бүлеге мөдире, әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ринат Таһир улы Сәфәров Казахстанның Алматы шәһәрендә «Бәйсезлек чорындагы казакъ тел белеме: галим, вакыт, киңлек» дип аталган халыкара фәнни гамәли конференциядә катнашты. Чара күренекле казакъ тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор...
24.11.2025
2025 елның 20-21 ноябрендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «10 нчы гимназия»сендә һәм Яшел Үзән шәһәренең «5 нче гимназия»сендә туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары өчен «Бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру шартларында туган (татар) телне һәм әдәбиятны яңа буын УМКларыннан укыту» проблемасы буенча авторлык семинарлары узды....
14.11.2025
2025 елның 13-14 ноябрендә Казанда «Россия-Көнчыгыш» халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында «Көнчыгыш һәм Азия илләре белән мәдәни хезмәттәшлек: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәмендә үткәрелде....
10.11.2025
2025 елның 7 ноябрендә Пермь краеның Күңгер шәһәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе делегациясе татар халкының милли герое Мулланур Вахитовның тууына 140 ел тулуга багышланган «Вахитов укулары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Делегация составын Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Ш.Мәрҗани исемендәге...
21.10.2025
2025 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә лингвистик тикшеренүләр өлкәсендәге хәзерге тенденцияләргә һәм таләпләргә багышланган «Хәзерге фәнни тикшеренүләр яктылыгында тел белеменең актуаль проблемалары» халыкара фәнни-практик конференциясе эшли башлады. Ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты...
